Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

14 ноябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

13-нче ноябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 12 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда – 5 янгын. Һәлак булучылар юк. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 6 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

Башкалар – 20 тапкыр, шулардан: ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан башка яну – 1 тапкыр, үзара башка хезмәтләре белән эш итү- 4 тапкыр.

ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү һәм авария-коткару эшләренә чыгу – 3 тапкыр.

ИЯХ бүлекләре эше 1 тапкыр җәлеп ителде.

ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ һәм Россия ГТХМ ИЭКО дежур бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар. Профилактика эшләренә - 13 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!

- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;

- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;

- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.

Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования