Яшел Үзән укучылары белән янгын һәм су куркынычсызлыгы дәресе

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Көзге-кышкы чорда, республика сулыкларында боз кузгала башлаганда, укучыларга куркынычсызлык чаралары турында искәртү бик мөһим. Яшел Үзән шәһәренең 10нчы гимназиясенең сигезенче сыйныф укучылары белән чираттагы дәресне 8 нче отряд хезмәткәрләре БИЯҖ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрделәр.

Аерым игътибар-янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә! Шулай ук актуаль – су объектларында куркынычсызлык темасы. Нәкъ менә хәзер-салкыннар һәм юка, ышанычлы боз башлану белән елгаларда, күлләрдә һәм зур булмаган буаларда бәхетсезлек очраклары килеп чыгу куркынычы арта.

Укучылар белгечләргә үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны да бирә алдылар. Алар беркайчан да суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмаска вәгъдә бирделәр.

 

Резедә Йосыпова, ТР буенча 8-ФЯХО

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International