ГТХМ сайтында туристик төркемнәр өчен бердәм онлайн-теркәү хезмәте эшли

17 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Гамәлдәге законнар нигезендә, туристик төркемнәргә сәяхәт башланырга 10 көн кала Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләренә хәбәр итәргә тиешләр. Шуны да онытмаска кирәк, маршруттан төркем әйләнеп кайтуга ук, туристларны контрольдән төшерү өчен, бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәсенә хәбәр итәргә кирәк. Килү турында ФКУ «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәге» дежур хезмәтенең 8 (843) 288-46-80 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк. Башка очракта эзләү чаралары игълан ителәчәк.

Туристик төркемне теркәү өчен гариза бирергә һәм коткару бүлекчәләренә үз йөрү маршрутлары турында алдан ук бердәм https://forms.mchs.ru/service/registration_tourist_groups хезмәте аша хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования