Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге Стекольная урамы буенча шәхси йортларда янгын белдергечләрен урнаштыруның кирәклеген һәм нәтиҗәлелеген раслый торган чираттагы очрак булды.
Яңа башланган янгынны ачыкларга автоном янгын хәбәрчесе ярдәм иткән, ул 2018 елның июнендә Татарстан Республикасы Президентының хәйрия программасы буенча әлеге йортта Васильевск янгын сүндерүчеләре урнаштырган. Ялгыз өлкәннәр исемлегендә исәптә торучы 82 яшьлек хуҗабикә йортта ялгызы яши.
Резедә Йосыпова