“Россия юристлары ассоциациясе” өлкәннәр көненә багышланган бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрә

2019 елның 20 сентябре, җомга

2019 елның 2 октябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.

Чараны республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр) тәнәфессез, көндезге ашсыз консультантларның алмаш составы белән үткәрү планлаштырыла:

- "Бердәм РОССИЯ" партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә»;

- "Бердәм РОССИЯ" партиясенең район (шәһәр) бүлекләрендәге җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә

 - Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә.

Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә дежур тору графигы: https://cloud.mail.ru/public/3aQV/2XsYtpPdQ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International