Укучыларга янгын куркынычсызлыгы турында

2019 елның 20 сентябре, җомга

Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр бүлеге инспекторы Ләйсән Шиһапова «Балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирү учреждениесендә дәрес үткәрде.

Янгын куркынычсызлыгы дәресләренең төп максаты булып балаларның янгынга каршы белемнәрен күтәрү тора. Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторы балаларга өйрәтү слайдларын һәм фильм күрсәтте. Чара ахырында балалар Түбән Кама шәһәренең янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәгенә экскурсиягә чакырылды.

Үзәк методисты Гүзәл Әхмәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International