Казан психоневрология интернаты территориясендә янгын-тактик дәрес узды

19 сентябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Әлеге күрсәтмә дәрес Татарстан Республикасы буенча РФ ГТХМ Баш идарәсе тарафыннан ГТХМ хезмәткәрләре өчен һәм балансларында тәүлек буе кешеләр күп була торган социаль әһәмияттәге объектлар булган республика һәм шәһәр министрлыкларының һәм ведомстволарының кырыктан артык вәкиле өчен укыту семинары кысаларында оештырылды.

Янгын-тактик дәресләр планы буенча янгын 23 нче палатадагы ир-атлар бүлегенең 3 нче катында, электр үткәргечләрнең кыска ялганышы аркасында килеп чыккан. Янгын сигнализациясе системасы кабына. Интернат персоналы белән пациентларны төп корпус катларыннан эвакуацияләү оештырыла. Янгын урынына Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының бүлекчәләре килә. Беренче килгән янгын сүндерүче көч һәм чараларны барлый, кешеләрне бинадан коткаруны һәм янгын чыганагын сүндерүне оештыра.

Кешеләрне уңышлы эвакуацияләгәннән һәм янгынны сүндергәннән соң отбой бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования