ГТХМ хезмәткәрләре мәктәпләрдә укуларны дәвам итә

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында балалар куркынычсызлыгы айлыгы дәвам итә, аның кысаларында дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек хезмәткәрләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләр үткәрә. Бүген Автозавод районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Илмир Шәяхмәтов Яр Чаллы шәһәренең 13 һәм 32 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары алдында чыгыш ясады.

 Үз чыгышында ул янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту чараларын, шулай ук уку йортларында һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәвен аңлатты. Балаларга янгын килеп чыккан очракта беренчел хәрәкәтләрне белү буенча сораулар бирелде, шул ук вакытта тулы һәм дөрес җаваплар алынды, димәк, узган ел үткәрелгән дәресләр бушка узмаган дияргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International