Бүген Васильево янгынчылары коткару операциясен үткәрделәр. Иртәнге 9га якын Васильево бистәсенең Октябрь урамындагы шәхси йортларның берсендә өлкән яшьтәге хатын базга егылып төшүе хакында хәбәр килә.
Урынга 153 янгын-коткару бүлегенең хезмәткәрләре килеп җиттеләр, хәлне тиз бәяләделәр, медицина ярдәме хезмәткәрләре авыртуны баса торган укол ясадылар. Тиздән дару тәэсир итә һәм янгын сүндерүчеләр аны тыштан тартып чыгара. 91 яшьлек әбине ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кулына тапшырганнар һәм Васильево хастаханәсенә алып киттеләр. Хәзер аның тормышына берни дә янамый.
Резедә Йосыпова