ГТХМ хезмәткәрләре сайлау комиссияләре әгъзаларын янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтә

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында сайлауларга әзерлек һәм аны уздыру чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан сайлауларны үткәрүдә катнашучы объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы оештырылды.

Комиссия әгъзаларына гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре сайлау участокларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү, сайлау вакытында җылыту, электр җылыту приборларын куллану кагыйдәләре, янгын килеп чыккан очракта беренчел янгын сүндерү чараларын куллану кагыйдәләре турында аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International