«Яшь янгынчылар» тематик-спорт чарасы

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан «Яшь янгынчылар» дип исемләнгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара оештырылды.

Балаларны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәткәндә дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарәсе хезмәткәрләре һәр балага аерым поход кулланалар. Мондый чараларның төп максаты булып балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту һәм аларга ашыгыч ситуациядә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен өйрәтү тора.

Теоретик өлештән соң, тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «янгынчылар укуда», «учакны сүндер», «коткаручылар» бәйгеләрендә үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын, тизлеген, команда бердәмлеген күрсәтә алдылар. Күчмә конкурслар ахырында балалар аркан тарту буенча күңелле эстафетада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International