Белем көнендә-тормыш иминлеге нигезләре дәресе

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Татарстанда балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара. Айлык барышында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тарафыннан барлык шәһәр һәм районнарда берничә чара планлаштырылган, аларны коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр, күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре һәм КСДИ инспекторлары үткәрәчәк. Бу янгын частьләрендә ачык ишекләр көннәре, профилактик әңгәмәләр, белешмәлекләр тарату, киң күләмле янгын техникасы һәм махсус җиһазлар күрсәтү һәм башкалар. Айлык чикләрендә сентябрьнең беренче ике атнасында барлык мәктәпләрдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре «куркынычсызлык дәресләре» үткәрәчәкләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре башлангыч яшьтә нигезләнә торган белем һәм күнекмәләр киләчәктә аларга янгыннарны җиңәргә һәм паникага бирелмәскә ярдәм итәр, дип ышана. Ә бу, үз чиратында, янгыннарның санын киметергә һәм матди югалтуларны киметергә генә түгел, ә иң мөһиме – кеше корбаннарына юл куймаска да ярдәм итәчәк. Куркынычсызлык дәресләре, шулай ук мәктәп биналарыннан балаларны эвакуацияләү буенча практик өйрәнүләр 15 сентябрьгә кадәр балалар куркынычсызлыгы айлыгының бөтен чоры дәвамында үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International