Быел беренче сыйныфка баручы хезмәткәрләрнең балалары өчен истә калырлык бәйрәмне федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды җитәкчелеге оештырды. ЭКБ-33 өйрәнү полигоны базасында үткәрелгән чарага 20дән артык яшь түбәнкамалы килде.
Традиция буенча экскурсия янгын сүндерү депосыннан башланды. Әти-әниләренең эштә ни белән шөгыльләнүләрен балалар үз күзләре белән күрделәр. ЭКБ-33 башлыгы урынбасары Максим Тимофеев кызыклы экскурсия үткәрде, ләкин балалар янгын сүндерү машиналарына һәм янгын сүндерүчеләрнең хәрби экипировкасына аеруча зур кызыксыну белдерделәр. Ә тагын, сиреналар тавышы астында нәни кунакларга җыену һәм тревога буенча чыгу күрсәтелде.
Ә алда барысын да кайнар чәй, тәм-том, сок, җиләк-җимеш белән бәйрәм өстәле көтә иде. Соңыннан ата-аналар отряд җитәкчелегенә бәйрәм оештырганнары, бүләкләр һәм матди ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Людмила Свойкина, ФЯХО-1
Павел Особливый фотосы.