Игътибар үзәгендә-балалар куркынычсызлыгы

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Август ахырында бөтен республика буенча традицион рәвештә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерәләр. Уртак комиссияләр эшендә даими рәвештә күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш инспекторлары катнаша. Төп максат-якын арада республиканың барлык мәгариф учреждениеләрендә парта артына утырган балаларның иминлеген тәэмин итү.

Яшел Үзән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторлары мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр. Өч көн дәвамында ЗМР Башкарма комитеты вәкилләре, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре һәм контрольлек итүче органнар хезмәткәрләре кергән уртак комиссияләр Яшел Үзән шәһәре һәм район торак пунктлары территориясендә урнашкан 43 мәктәп һәм 53 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен тикшерде.

Хәзерге вакытта Яшел Үзәннең барлык мәктәпләре тикшерелде һәм, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре ышандырганча, 1 сентябрь-Белем көнендә балаларны кабул итәргә әзер.

Резеда Йосыпова, Яшел Үзән янгын гарнизоны матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International