Бөтен Россиядән килгән волонтер-кинологлар Казанда беренче тапкыр ярышалар

2019 елның 9 августы, җомга

Татарстан Республикасы башкаласында эзләү кинологик төркемнәрнең Беренче Бөтенроссия волонтерлык сертификация ярышлары уза. Аларда 46 кеше катнаша, шул исәптән 4әр кеше арасыннан 10 команда һәм 6 берәмлек кинологик төркем. География киң – Кырым Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Чиләбе, Татарстан Республикасы, Коми Республикасы, Пермь, Түбән Новгород.

Ярышлар Казанның Иске Аракчино бистәсендә элеккеге хәрби шәһәрчек базасында урман массивында үткәрелә. Ярышларда катнашучылар - коткаручылар, иҗтимагый оешмалар әгъзалары яки Россия ГТХМ эзләү-коткару отрядлары каршындагы волонтерлар, шулай ук муниципаль һәм субъект коткару хезмәтләре коткаручылары.

Нәтиҗәләр шәхси һәм команда беренчелегендә ясала. Шәхси беренчелекнең өч этабын узу нәтиҗәләре буенча Россия ГТХМның «А» класслары буенча аттестация нормативын үтәгән кинологик төркемнәр тиешле аттестация алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International