Караучысыз калган электр приборлары торак секторда янгын чыгуның төп сәбәпләреннән берсе булып тора. Кагыйдә буларак, нәкъ менә өлкән яшьтәге гражданнар кайчагында җиһазларны сүндерергә оныталар, ә бу бәлагә китерергә мөмкин. Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә юнәлдерелгән чираттагы рейд үткәрде.
Уртак профилактик чара барышында Зәй шәһәренең өлкән яшьтәге кешеләренең яшәү урыннарында булдылар, аларның һәркайсы белән мәҗбүри рәвештә янгынга каршы инструктаж үткәрелде. Әңгәмә ахырында милекчеләргә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәлекләр тапшырылды.