Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре һәм Казан коткаручылары «Хыял» шәһәр яны лагерында дәрес үткәрделәр

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Балалар сәламәтләндерү лагерьларында профилактик чаралар-шәһәр читендә ял итү урыннарында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комплекслы эшнең мөһим һәм аерылгысыз өлеше. Ел саен ГТХМ хезмәткәрләре балалар лагерьларында янгын-тактик өйрәнүләр, эвакуацияләү буенча өйрәнүләр, янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр үткәрәләр. Яшел Узән районы Ильинское авылында урнашкан «Хыял» балалар лагерына алар һәр җәй саен килә. Менә инде бишенче ел рәттән «Аврора. Яшь спецназчы» махсус сменасы өчен ГТХМ көнен оештыралар.

Төп максат-балаларны янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар һөнәре белән якыннанрак таныштыру гына түгел, ә тагын бер кат аларга урманда, суда, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда куркынычсызлык чаралары турында искәртү дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International