Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары палаткалы лагерьларны тикшерә

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда 123 балалар сәламәтләндерү лагере эшли (шуларның 13-е палаткалы), гомуми саны 18 360 бала. Һәр сменаның беренче көннәрендә гадәттәгечә барлык лагерьларда эвакуация һәм янгынга каршы инструктажлар үткәрелә.

Күзәтчелек буенча үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча 264 янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу ачыкланган. Элек ачыкланган барлык бозулар беренче сменаларга кадәр бетерелгән. 1 юридик зат һәм 31 балаларны савыктыру лагерьларының вазифаи заты административ җаваплылыкка тартылган.

Күзәтчелек буенча чаралар барышында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе инспекторлары 31 меңнән артык кешегә янгын куркынычсызлыгы чаралары, шул исәптән җәйге сәламәтләндерү лагерьларында янгын чыккан очракта эш итү буенча инструктаж үткәрделәр. Янгын чыккан очракта балаларны эвакуацияләү буенча 495 практик күнекмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International