Кинолог көне кысаларында Казан эзләү-коткару отрядында Ачык ишекләр көне

2019 елның 21 июне, җомга

Коткаручыларның дежур сменасы яшь кунакларны тулы составта каршы алды. Батыр ГТХМ хезмәткәрләре балалар теоретик яктан гына түгел, ә коткаручы эш көннәре белән дә таныша алсын өчен программа әзерләделәр.

Тамаша коткаручылар җиһазларының мөмкинлекләрен демонстрацияләүдән башланды. Кинология тандемының чыгышы да соклану һәм күп хис-кичерешләр уятты. Кинолог Ирина Федоткина балаларга коткару операцияләре вакытында этләрнең ни белән шөгыльләнүләре турында сөйләде. Ә аның эте Фарта үзен бөтен яктан, гомуми һәм махсус дрессировка элементларын күрсәтте.

«Десерт»ка коткаручылар балалар өчен отряд базасы территориясе буенча квадроциклларда йөрү әзерләделәр. Балалар, кызыклы һәм җентекле һөнәри күнекмәләр күрсәткәннәре, файдалы мәгълүмат һәм яхшы кәеф өчен, коткаручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International