Заманча янгын техникасы-иминлек нигезе.    

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Шәһәребезнең сәнәгать объектларында җитештерү үсеше белән «Нижнекмскнефтехим» ҖАҖ конкрет куллану шартларына җайлаштырылган яңа буын янгын һәм авария-коткару техникасын гамәлгә кертү буенча актив эш алып бара.

  Күптән түгел генә янгын сүндерүчеләрнең автомобиль паркы «КАМАЗ» автомобиле базасында АЛ-50 заманча янгын автобаскычы белән тулыланды. Республикада иң югары автобаскычларның берсе, аның биеклеге 50 метр тәшкил итә, гадәттән тыш хәл булган очракта, кешеләрне җитештерү территориясендә урнашкан биек биналардан гына түгел, югары технологик колонналардан һәм җайланмалардан да коткарырга мөмкинлек бирә.

  Машина махсус лифт белән җиһазландырылган, аның кабинасы 300 кг йөкләнешкә түзә, димәк, кирәк булганда, 15 катлы бина биеклегеннән якынча 5 кешене сыйдыра һәм коткарып кала ала. Сүз уңаенда, коткаручыларга баскычтан төшәргә кирәкми, аларны коткаручылар лифт белән төшерәләр. 

Машина, методика буенча, авыр сынау үтте. Һәм хәзер 47 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең хәрби исәп-хисапына куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International