«Исән калу маршруты» яшь коткаручыларны чыдамлыкка сынады

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген «куркынычсызлык мәктәбе» республика ярышлары кысаларында яшь коткаручылар палаткалы шәһәрчектән «исән калу маршруты» буенча старт алды. Командалар стартка чыкканда чират кичәге «каршылыклар полосасы» дистанциясе узган көн нәтиҗәләре буенча билгеләнде.

Ярышларны оештыручылар билгеләп үткәнчә, табигый мохиттә исән калуның беренче көне нәтиҗәләре буенча командалар яхшы әзерләнгән, балалар барлык каршылыкларны да дөрес һәм тиз үтә.

Ярышларда катнашучыларның иминлеген барлык этапларда да профессиональ судьялар - Казан эзләү-коткару отряды – Россия ГТХМ ИЭКО филиалы һәм Казан шәһәренең 2 нче ЗЭКО филиалы коткаручылары тәэмин итә. Алар шулай ук, кирәк булганда, балаларга теоретик һәм методик ярдәм күрсәтәләр, шулай ук этапларда биремнәрне үтәгәндә катнашучыларның барлык гамәлләрен объектив тикшереп торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International