Укучылар өчен янгын куркынычсызлыгы нигезләре

15 май 2019 ел., чәршәмбе

Бүген Чирмешән районы мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгы культурасын күтәрүгә багышланган дәресләр узды. Шул максат белән Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторы Андрей Фомин берничә мәктәптә булды.

Балаларга көнкүрештә янгыннарны профилактикалау, шул исәптән ут белән балалар шуклыгы аркасында килеп чыккан янгыннар, янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны чакыру номерлары, шулай ук янгын чыккан очракта гамәлләр турында искә төшерделәр. Өлкән сыйныф укучыларының игътибарын кече бертуган һәм сеңелләрен караучысыз калдырмауга юнәлттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования