Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 48 нче янгын бүлеге реконструкциясенә югары бәя бирде

2019 елның 27 апреле, шимбә

Бүген Россия янгынчылыгының 370 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында 7 нче Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының 48 нче янгын-коткару бүлеге биналарының реконструкцияләнгән комплексын рәсми ачу булды. Биналар комплексын капиталь ремонтлау кысаларында административ-көнкүреш корпусы, 4 автомобильгә хәрби машиналар гаражы, матди-техник тәэмин итү үзәгенең җитештерү корпусы һәм җитештерү корпусы, контроль-техник пункт ремонтланган.

Премьер-министр шәхси составны сәламләде, шуннан соң төзекләндерелгән бүлмәләрне карап чыкты. Барысы да тәүлек буе хезмәт итү уңайлыгы өчен эшләнгән. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан Хөкүмәте республиканың барлык янгын сүндерү-коткару бүлекләрен реконструкцияләнгән 48-ЭКБ кебек үк дәрәҗәгә китерергә тырышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International