Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе үлән һәм чүп яндыруын булдырмау турында кисәтә

2019 елның 12 апреле, җомга

Үләнне яндыруда гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тартыла. РФ КоАП 20.4 статьясы нигезендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу җәза бирү күздә тотыла:

1 өлеш буенча кисәтү яки административ штраф салу рәвешендә:

гражданнарга ике меңнән өч мең сумга кадәр штраф каралган;

вазыйфаи затларга-алты меңнән унбиш мең сумга кадәр;

юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга-егерме меңнән утыз мең сумга кадәр;

юридик затларга-йөз илле меңнән ике йөз мең сумга кадәр.

 Моннан тыш, мондый гамәлләр зур янгынның сәбәбе булырга һәм кеше корбаннарына китерергә мөмкин һәм шул чакта янгын гаепләүчеләр 168 ст. («саксызлык буенча милекне юк итү яки зыян китерү»), 261 ст. («урман утыртмаларын юк итү яки зыян китерү») нигезендә җинаять җаваплылыгы да каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International