Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

12 апрель 2019 ел., җомга

11-нче апрель вакыйгалары

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең янгынга каршы бүлекләре тревога буенча 98 тапкыр чыктылар.

Янгыннар сәбәпләре: электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 тапкыр, ут белән саксыз эш итү – 13 тапкыр, ут төртүдән – 1 тапкыр, башка сәбәпләр – 1 тапкыр.

ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар. Иреклк янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча - 3 тапкыр.            

ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ һәм ИЭКО бүлекләре эше 16 тапкыр җәлеп ителде.

11.04.2019, 17.22, Балык Бистәсе МР, Кама елгасы, Саескан Тавы авылы янында.

Татарстанның Балык Бистәсе районында Кама елгасында балыкчыларны ярылып киткән боздан коткарып алдылар. Фаҗиганең сәбәбе-су объектларында кешеләрнең тормышын саклау кагыйдәләрен бозу.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!

- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;

- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;

- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.

Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования