Татарстан һәм Башкортстан чигендә Ак елгасыннан өзелгән боздан 8 кеше коткарылган

2019 елның 7 апреле, якшәмбе

7 апрель көнне Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенә ”112” системасы буенча Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Әҗәкүл авылы янында Ак елгасында боз аерылу турында хәбәр килде.

13.05 сәгатьтә РГХС территориаль подсистемасының көчләре һәм чаралары анык үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә ярдан 50 метр арага киткән 8 кеше коткарылган. Коткару эшләрен "Марс-700" һава мендәрендәге судносы экипажы башкарды («Волна» ҖЧҖнеке), әлеге оешма Башкортстан Республикасы территориясенде су участогына хезмет күрсәтә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International