Казан звеносы көчләре Казанда Җиңү Проспектындагы 34-нче йортта булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерәләр

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

27-нче мартта 12.11 “112" системасы буенча Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 34, беренче подъезд, 25 кв. адресы буенча 8-нче кат балконында гөрселдәү һәм янгын турында хәбәр килде. Һәлакәтнең сәбәбе билгеләнә.

1-7 каттан 14 кеше (шуларның 4се-бала) мөстәкыйль рәвештә өйдән чыкты, 8 һәм 9 катны газ саклау хезмәте звенолары тикшерде. 22 һәм 23 нче фатирларның 8 нче катта һәм 9 нчы кат балконында янгын чыккан иде.

12.46 - ачык яну бетерелде, зыян күргән бер ир-ат коткарылды. Янгынның мәйданы 80 кв. м. тәшкил итте.

Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә урында Казан шәһәре территориаль РГХС системасы көчләре һәм чаралары звеносының 86 кеше һәм 30 берәмлек техникасы, шул исәптән Россия ГТХМнан 64 кеше һәм 20 берәмлек техника җәлеп ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International