Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 22 марты, җомга

Вакыйга 21 март эчендә: 

Узган тәүлектә ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-22 тапкыр, кыска ялганыштан – 2, ризыкның көю аркасында – 5, башка хезмәтләр белән эшләү – 4. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән гаражларда – 1, авто – 1, мунчалар – 4 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 2 тапкыр, мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 3 тапкыр, башка сәбәпләр – 1 тапкыр.

ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.

ТР ГТХМ ЭКХ һәм ИЭКО бүлекләре 6 тапкыр чыккан. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ЮТХнә – 1 тапкыр, авыручыларны ташу өчен – 2 тапкыр, кар көртеннән зыян күрүчеләрне чыгару өчен – 1 тапкыр, сулыклар янында булган яшүсмерләр белән профилактик эш алып бару өчен – 1 тапкыр. Профилактика эшләренә-24 тапкыр.

Башка вакыйгалар

2019, 21 нче март, Казан шәһәре, Вахитов районы, Жуковский һәм Зур Кызыл урамнары киселешендә.

Реконструкцияләнә торган бинадан кар төшү нәтиҗәсендә ике җәяүле, малай, 2016 елгы малай һәм 1960 елгы ир-ат зыян күрде.

Һәлакәтне бетерүгә барлыгы 14 кеше һәм 4 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМнан - 8 кеше һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителде.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!

- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;

- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;

- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.

Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International