Казанда язгы ташу тоткарлыксыз үтү өчен барлык кирәкле чаралар үткәрелә

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Казанда язгы ташуга каршы чаралар тулы көч белән бара, бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты каршындагы гражданнар саклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов традицион проблемалы территорияләрне тикшерү вакытында хәбәр итте.

- Бүгенге көндә һава торышы язгы ташуның куркынычсыз үтүен уңайлаштыра. Язгы ташуның иң катлаулы торышы Казан шәһәренең Совет һәм Идел Буе районнары территорияләрендә булырга мөмкин. Әгәр дә мондый һава шартлары сакланса һәм язгы ташуга каршы барлык чаралар да вакытында үтәлсә, Казан шәһәре халкы өчен минималь зыян узачак, - дип дәвам итте Фердинанд Тимерханов.

Тәүлек буе Казан шәһәре халкыннан шалтыратулар кабул ителәчәк. Мөрәҗәгатьләр өчен телефон: 555-07-96 һәм 264-28-20.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International