28-нче февраль вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ДЯХ бүлекчәләре 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-8 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлектә – 11 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән күп фатирлы йортларда – 4, мунчада – 1, каралтылар – 1, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге биналарда – 1 янгын, эксплуатацияләнүче биналарда – 2 янгын.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 тапкыр, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 тапкыр, ут белән саксыз эш итүдән – 3 тапкыр, башка сәбәпләр аркасында – 1 тапкыр.
ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.
Узган тәүлектә ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 1 тапкыр ярдәмгә чыккан.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ЭКП һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ИЭКО филиаллары эзләү-коткару зональ отрядының дежур каравылы эшләре 10 тапкыр җәлеп ителгән. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ЮТХнә – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр. Профилактика эшләренә-16 тапкыр.