Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне алдыннан ГТХМ хезмәткәрләре балалар белән дәресләр үткәрә

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Чираттагы дәресләрне Яшел Үзән районы КСДИ бүлеге һәм су астында коткару җәмгыяте хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое Николай Волостный исемендәге Васильево кадет интернат-мәктәбе укучылары белән оештырдылар.

Төп бурычларның берсе-су объектларында куркынычсызлык чараларын үтәү һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча халык арасында профилактик һәм аңлату эшләре алып бару. Башлангыч һәм урта сыйныф укучыларына кышкы һәм язгы чорда су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, бозда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр.

КСДИ һәм СКҖ Яшел Үзән инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре укучылар белән дәресләрне башка гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә үткәрергә планлаштыралар, бигрәк тә язгы чорда, җылы килү белән сулыкларда боз юка  һәм аеруча куркыныч була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International