ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ җитәкчелеге хезмәткәрләрен - Әфганстан сугыш ветераннарын котлый

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тула. Туган ил чикләреннән читтә хәрби бурычларын үтәгән сугышчы – интернационалистлар хөрмәтенә «Россия Хәрби дан һәм истәлекле даталар турында» Федераль законның 1.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 320-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2010 елның 29 ноябрендә Россия Президенты имзалаган россиялеләрне искә алу көне билгеләнде. Истәлекле дата уңаеннан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелеге СССР белән Азия иле территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга туры килгән үз хезмәткәрләрен котлау оештырды.

Очрашу Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика тернәкләндерү үзәгендә узды. Даими рәвештә ведомство хезмәткәрләре генә түгел, ә хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүчеләр дә дәвалана.

Очрашу вакытында шулай ук күңелле тантана да булды. Әфганстанда хезмәт иткән Россия ГТХМ һәм ТР ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре тантаналы шартларда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллинның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International