Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 13-нче февраль вакыйгалары:

Узган тәүлектә ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-11 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында-3 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар - 1, милекнең төрле формалары – 2.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 4 янгын.

Узган тәүлектә ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 4 тапкыр ярдәмгә чыккан.

ТР ГТХМ эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыкты. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ЮТХнә - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча - 6 тапкыр. Һөнәри эшләргә-15 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч ярәме турында аңлатыгыз. Үз балалары өчен үрнәк булыгыз.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International