Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгын сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, төрле милек – 1/ Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. Тагын бер кеше зыян күрде. Бер кеше коткарылган.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

Бүтән сәбәпләре: бу вакыйга: ялган чакырулар буенча - 13 тапкыр, пригорание пищи – 6 тапкыр, үзара башка хезмәтләре белән - 14 тапкыр.

Янгын сүндерү бүлеге авария-коткару эшләрен үткәрүгә җәлеп ителмәгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре 50 тапкыр ярдәмгә чыккан.

Янгын:

17.01.2019 ел, 19.29 сәгать, Чистай шәһәре, Максим Горький урамы, шәхси йорт.

6х9 метр зурлыкта бер катлы бүрәнәле торак йорт янды. Янгын мәйданы 50 кв.метр тәшкил итте. Янгын сагы хезмәткәрләре 1958 елгы хатын-кызны коткардылар, ул Чистай үзәк район хастаханәсенә яну продуктлары белән агулану белән озтылган. Тикшерү барышында йортның янган конструкцияләре арасында 1976 елгы хатын-кыз табылган.

Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан. Янгын объекты: 6-9 метр булган 1 катлы шәхси торак йорт, 5нче дәрәҗәдәге янгын, бүрәнәле, агач шифер түбәсе, агач бүлгеләр һәм агач түшәме, электрлаштырылмаган, газлаштырылмаган, мич җылылыгы.

19 сәгать 45 минутта ачык янгын сүндерелгән.

19 сәгать 47 минутта ут капкан бүлмәне сүткәндә хатын-кызның мәете табылган.

Янгын нәтиҗәсендә: 50 квадрат метр мәйданда торак йортның эчке өлеше яна. 1976 елгы хатын-кыз һәлак була, 1958 елгы хатын-кыз зыян күрә.

Янгынның сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Янгын үсешенә ярдәм итүче шарт булып, янгынны соң күрүе тора.

Коткарылган мөлкәт суммасы - 400 000 сум, матди зыян - 200 000 сум.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International