Россия ГТХМ легендасы Дмитрий Иван улы Михайлик вафат

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

11 гыйнварда 99 яшендә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугыш ветераны, СССР Гражданнар оборонасы башлыгы урынбасары, Россия ГТХМ Коллегиясе һәм Россия ГТХМ Коткару хәрби формированиеләренең хәрби советы әгъзасы, Россия ГТХМ ветераннарының Үзәк Советы Рәисе Дмитрий Иван улы Михайлик вафат булды.

Иван улы Дмитрий 1920 елның 5 ноябрендә Украин ССР Сумск өлкәсе Нагорновка авылында туган. Отставкадагы Генерал-лейтенант Д. И. Михайлик үз гомерен Ватанга багышлаган һәм СССР Гражданнар оборонасы башлыгы урынбасары вазыйфасында хәрби хезмәт тәмамлаган, шуннан соң 25 елдан артык Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ветераннар Үзәк Советын җитәкләгән.

Шәхси геройлык, кыюлык, озын һәм фидакарь хезмәт өчен 13 СССР һәм Россия Федерациясе орденнары, шулай ук 40тан артык сугышчан, дәүләт, ведомство һәм иҗтимагый бүләкләр белән бүләкләнгән.

Хушлашу тантанасы 2019 елның 14 гыйнварында 10.00 – 11.00 сәгатьтә Троекур зиратында (Мәскәү шәһәре, Рябиновая урамы, 24 йорт) узачак.

Автобуслар Россия ГТХМ бинасыннан Ватутин урамы, 1нче йорт адресыннан сәгать 8дә кузгалып китә.

Сайт  http://www.mchs.gov.ru/dop/info/smi/news/item/34000368/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International