Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе 2019 елда Россия ГТХМ югары уку йортларына бюджет урыннарына керү мөмкинлеге турында хәбәр итә.

11 гыйнвар 2019 ел., җомга

Урта һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучылар Россия ГТХМ югары һөнәри уку йортларында укуларын дәвам итә алалар.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә бюджет нигезендә белем алу мәктәп тәмамлаучыларга Гражданнар оборонасы, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендә югары белем алу мөмкинлеге бирә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең югары уку йорты тәмамланганнан соң «эчке хезмәт лейтенанты» махсус исеме бирелә һәм федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләренә мәҗбүри эшкә урнашу гарантияләнә.

Көндезге уку формасына кергәндә рус теле, математика, физика фәннәреннән БДИ нәтиҗәләрен тапшырырга кирәк. Уку йортында математика буенча язмача имтихан һәм физик әзерлек түбәндәге нормативлар буенча бирелә: 100 метрга йөгерү, перекладинада тартылу, кросс 3000 метр.

Барлык оештыру мәсьәләләре буенча 1 мартка кадәр уку йортына керүгә һәм шәхси эшкә документларны рәсмиләштерүгә яраклылык билгеләү буенча медицина комиссиясенә юллама алу өчен Россия ГТХМ Федераль янгынга каршы хезмәте бүлекчәләренең кадрлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Казанда тулырак мәгълүматны ТР буенча 7 нче Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының кадрлар бүлегендә, белешмәләр өчен телефон аша алырга мөмкин: (843) 288-45-29, (7)9274-91-29-71.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования