5 гыйнварда 10.15 сәгатьтә Кукмара районы Ядегәр авылында яшәүче 1980 нче елда туган, 2нче группа инвалиды югалуы турында хәбәр таралды.
7 гыйнварда 14 сәгатьтә 04 минутта Шәмәрдән 4нче ЗПСО коткаручылары Ядегәр авылы читендәге кар чанасында эзләгән вакытта агач янында утырган ир-атны аңында өшетү билгеләре белән тапканнар. Коткаручылар аңа беренче ярдәм күрсәтә, кар чанасында аны өенә алып килә, аннан ирне Кукмара хастаханәсенә «тән өшетү» диагнозы белән алып китә. Зыян күрүче хирургия бүлегенә урнаштырылыла.