Һөнәри бәйрәм-Россия Коткаручы көне алдыннан Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре традицион Ачык ишекләр көннәре һәм янгын саклау музеена экскурсияләр оештыралар.
Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрядында белем бирү учреждениеләре укучылары арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау буенча актив эш ел дәвамында алып барыла. Хәзер мондый чаралар, шул исәптән Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы мәктәп каникуллары вакытында янгыннарны һәм башка гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән. Чираттагы Ачык ишекләр көнен Яшел Үзән шәһәренең 9 нчы лицееның 1 «А» сыйныф укучылары өчен Яшел Үзән янгын саклау музеена экскурсия оештырдылар.