Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр.
Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 7 янгын, каралтыда – 2 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, янгынга – 2 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 5 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Профилактик эшләренә – 15 тапкыр.
09.12.2018 ел 06.19 Казан шәһәре, Идел буе районы, Владимир Кулагин урамы, 4 нче йорт, фатир.
Биш катлы торак йортта ике бүлмәле фатирда җиһаз янды. Мәйданы 3 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1977 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
09.12.2018 ел 18.49 Яр Чаллы шәһәре, Касимов бульвары, 15 нче йорт, фатир.
Биш катлы торак йортта бишенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 6 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1972 елга хатын – кызны коткарды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96