Пенсионерлар өчен янгын белдерүчеләр

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Республиканың торак пунктларында яшәү йортларда автоном янгын белдерүләрен урнаштыру буенча актив эш дәвам итә. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 2016 елда башлап җибәрелгән әлеге хәйрия программасы инде үз нәтиҗәләрен бирә. Реаль янгыннарда белдерүләрен вакытында эшләү нәтиҗәсендә дистәләгән кеше гомере коткарылды.

 Хәйрия акциясе барышында Кама Тамагы муниципаль районында профгрупплар алты торак пунктны әйләнеп уздылар, 34 торак йортта булдылар. Пенсионерларның торакларында 50 янгын сүндерү датчигы урнаштырылган.

Бу юнәлештә уртак эш дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International