Янгын сүндерүчеләр белән кызыклы каникуллар

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Көзге каникуллар вакытында Яр Чаллы янгын сүндерүчеләре гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен кызыклы экскурсияләр үткәрде, аларны үзләренә кунакка чакырды. ТР буенча ОФПС-15 нең 56 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы эчке хезмәт майоры Владислав Агафонов шәхси мисалында балаларга янгын сүндерүче-коткаручылар, 16 тапкыр турникта күтәрелеп, нинди физик формада булырга тиешлеген күрсәтте. "Уку тревогасы" сигналы буенча 56 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең кизү каравылы тревога буенча җыену һәм чыгу тәртибен, шулай ук шартлы янгынны сүндерү буенча гамәлләрне күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International