Яшел Үзәндә күп балалы, имин булмаган гаиләләр буенча идарәара рейдлар даими үткәрелә. Яшел Үзән районы территориясендә янгыннарда һәлак булучыларның артуы янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә көчәйтелгән игътибар өчен сәбәп булды. Чираттагы рейд белән биш кешедән торган профилактик төркем Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәгә китте. Бер рейд дәвамында шул төркем 17 гаилә буенча әйләнеп чыкты.