29 октябрьдән Васильево, Карамалы Тау һәм Яшел Үзән шәһәре территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Янгыннарга һәм кешеләрнең һәлак булуына юл куймаска, йорт хуҗаларына куркынычсызлык чаралары турында искәртергә кирәк – шундый максат белән Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре "Торак-2018" янгын профилактикасы операциясе кысаларында шәһәр һәм районның торак секторы буенча профилактик рейдлар үткәрә. Васильево бистәсендә янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре "Советлар Союзы Герое Н. Волостной исемендәге Васильево кадет интернат-мәктәбе" укучыларын эшкә җәлеп итәләр. 153 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерүчеләре белән бергә ГТХМ кадетлары торак йортларны әйләнеп чыга, белешмәлекләр өләшә һәм яшәүчеләрдән ут белән сак булуларын сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International