2018 елның 19 октябрендә көндез Түбән Кама районының Прости авылыннан ерак түгел рөхсәтсез чүплек янып китте. Прости авыл җирлеге өйләрен әйләнеп чыгып моның турында халыкны белдерделәр. Эвакуация таләп ителми. 1500 кв. м мәйданда вак учаклар һәм каты көнкүреш калдыклары янды. Әлеге урынны грунт белән күмү турында карар кабул ителде.