Янгынга каршы хезмәт, полиция хезмәткәрләре Башкарма комитетның белгечләре белән берлектә авария хәлендәге йортларны йөреп чыга. Буш торган торак йортларда янгыннар һәм янып китүләр сирәк күренеш түгел. Яшел Үзәндә 46 авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле күп фатирлы йортны газ, җылылык, су, электр белән тәэмин итү һәм ташландык суларны тулысынча өзәргә планлаштыралар. ЯҮМР Башкарма комитетында әлеге чараларны авария хәлендәге йортларда тотып тору конструкцияләрнең һәм коммуналь тәэминат системаларының кискен техник торышы белән аңлаталар.