Үткән тәүлек вакыйгалары

11 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 3, ялган чакыру буенча – 11, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, бакча йортлары – 2, төрле милекләр – 1. 1 кеше үлгән.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 3, ут белән саксыз эшләү – 1, бала ут белән уйнаганга – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 7 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 3, юл һәлакәтенә – 1, башкалар – 3 тапкыр. Профилактика эшләренә – 11 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования