Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе коррупциягә каршы көрәш буенча эшне бәяләү буенча гражданнарның онлайн сораштыруын үткәрәчәк

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең рәсми сайтында 15 октябрьдән башлап 15 ноябрьгә кадәр онлайн сораштыру үткәреләчәк. Анда һәр гражданин Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе белән коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә үткәрелә торган эшнең дәрәҗәсен бәяли ала. Алынган мәгълүматлар коррупциягә каршы торуны оештыруын камилләштерү максатларында файдаланылачак, шулай ук үткәрелә торган эшнең ачыклыгын арттырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International