Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 8, ялган чакыру буенча – 16, янусыз кыска ялганыш аркасында – 4, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 4. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, бакча йортлары – 1, каралтылар – 3. 1 кеше үлгән, 1 кеше зыян күргән.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 2, мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, ут белән саксыз эшләү – 1, башка сәбәпләр – 2.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 13 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 1, табигатьтә эзләүгә – 1, юл һәлакәтенә – 2, башкаларга – 7 тапкыр. Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96