Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 12 тапкыр.

Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортта – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, мунчада – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын,  ут төртүдән – 2 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 1 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 5 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7  тапкыр чыктылар.  Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Профилактик эшләренә – 6 тапкыр.  

30.09.2018 ел 21.14 Югары Ослан районы, Печищи авылы,  Кирова урамы, йорт.

Ике бер катлы торак йортларда ут чыкты. Мәйданы 81 кв.м Янгын сүндерүчеләр, 1977 елгы ир-атны коткардылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

30.09.2018 ел 21.45 Биектау МР, «Чулпан» СНТ, 2 нче аллея, участок

Бер катлы сарайда ут чыкты. Мәйданы 25 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1937 елгы ир-ат зыян күрде. Фаҗиганең сәбәбе – мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.   

30.09.2018 ел 16.30 Түбән Кама МР, Оша авылындагы урман массивы.

МЧС коткаручылары гөмбә җыйган вакытта урманда адашкан, 1987 елгы ир-атны һәм 1979 едгы хатын – кызны таптылар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International