Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 8, ялган чакыру буенча – 18, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 2, бакча йортлары – 1, башка төрдәге милек объектлары – 2. 1 кеше үлгән, 1 кеше зыян күргән.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 3, мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, ут белән саксыз эшләү – 3.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 6 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән табигый мохитта эзләү – 4, башкалар – 2 тапкыр. Профилактика эшләренә – 6 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96